Минтимер Шәймиев: "РФ Дәүләт Думасына тапшырылучы закон проектларына мөнәсәбәт таләпчәнрәк булырга тиеш"

2005 елның 26 ноябре, шимбә
РФ Дәүләт Думасына тапшырылучы, шул исәптән Хөкүмәт линиясе буенча закон проектларына мөнәсәбәт таләпчәнрәк булырга тиеш. Бу хакта Краноярскида "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VI съезды беткәч, Татарстан Президенты, партиянең Югары советы рәисе урынбасары Минтимер Шәймиев журналистларга биргән интервьюсында хәбәр итте.

Республика башлыгы ММЧ вәкилләренә утырышның беренче өлеше РФ Дәүләт Думасында партия эшчәнлегенә багышланган булуын хәбәр итте. М.Шәймиев фикеренчә, партия сайлаулар нәтиҗәләре буенча Россия Федераль Җыенының түбән палатасында күпчелек алгач, җәмгыять һәм икътисадта ирешелгән тотрыклы шартларда киләчәктә җәмгыять үсешен, гомумән социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә ирешергә тиеш.

"Бердәм Россиянең" РФ Дәүләт Думасындагы күпчелек депутатлары Хөкүмәт тәкъдим иткән язмышны хәл итә торган закон проектларын кабул иткәндә артык тыйнак булды, алар бернинди сөйләшүсез аларны кабул итүдә тавыш бирде. Нәтиҗәдә, бер ел элек партиянең дәрәҗәсенә шактый зарар килде. Хәзер алга таба болай дәвам итә алмаячагына турында җитди сөйләшү булды", - диде ТР Президенты.

"Без киләчәктә уйланылмаган һәм финанс яктан ныгытылмаган закон проектларын кабул итә алмыйбыз", - дип ассызыклады ул.

Татарстан башлыгы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан дүрт милли проект билгеләнүен искә төшереп үтте. "Аларны тулырак гамәлгә ашыру өчен без законлы инициатива, партия һәм РФ Дәүләт Думасы күпчелеге линиясе буенча булган ресурсларны файдаланырга тиеш. Аларны киңәйтергә кирәк. Мисал өчен, әгәр мәгариф приоритетлы башлангыч булып тора икән, мин укытучы статусы турында закон тәкъдим итәр идем. Укытучы һәм тәрбияче миссиясе зур мәгънәгә ия. Аларга теләктәшлек итәргә кирәк. Мин реформаны шуннан башларга кирәк, дип саныйм. Мисал өчен, педагог белгечлеге буенча вуз тәмамлаучы яшьләрне армиягә алуны кичектереп торуны карарга кирәк, дип саныйм," - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

Партиянең Югары совет рәисе урынбасары агросәнәгать комплексы проблемаларына да тукталды. Ул кредит һәм аерым юнәлешләр буенча акча бүлеп бирү белән генә чикләнергә ярамый, ә инфраструктура үсешенә дә акча кертергә кирәк, дип саный. "Авыл юл һәм газ белән тәэмин ителмичә, үсәчәк дип әйтергә ярамый. Шулай ук торак программасы һәм сәламәтлек өлкәсенә дә кагыла", - дип саный М.Шәймиев.

ТР Президенты М.Шәймиев шулай ук, Татарстанда эшлекле визит белән булган РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов белән телефоннан сөйләшүен хәбәр итте. "Безнең республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә чынга ашыра торган проектлар буенча союздаш табарбыз", - диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International