Муниципаль берәмлекләргә ЗАГС вәкаләтләрен бирәләр

2005 елның 25 ноябре, җомга
ТР Дәүләт Советында "Татарстанда җирле үзидарә органнарына гражданнар хәле актларын дәүләти теркәү вәкаләтләрен бирү турында"гы закон проекты карала. Документ ЗАГС вәкаләтләрен республиканың муниципаль берәмлекләренә бирә.

Закон проектында шулай ук шәһәр округларына гражданнар хәле актларын дәүләти теркәү вәкаләтләре тулысынча бирелүе, ә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә - туу, никахны теркәү һәм гамәлдән чыгару, ата булуны билгеләү, үлемне теркәү өлешендә генә.

Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына килгәндә, проект нигезендә, аларга түбәндәгеләр йөкләнә: гражданнар хәле актларын дәүләти теркәү вәкаләтләрен үтәү өчен авыл бюджетларына субвенцияләр исәпләү һәм бүлеп бирү, җирле үзидарә органнарына теркәү таныклыклары бланкларын, актларны язу бланкларын, башка документларны бирү, архивны формалаштыру һәм тоту, актлар теркәү белән бәйле белешмәләрне формалаштыру, аларны тиешле хакимият һәм идарә органнарына тапшыру.

Документта каралганча, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары аларның территориясендә шул ук вазифаларны башкаручы федераль яки республика учреждениеләре ачылса, әлеге вәкаләтләрне туктата.

Сүз уңаенда кичә ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев ЗАГС бүлекләренә аеруча киң таралган татар исемнәрен язу буенча рекомендацияләр эшләргә тәкъдим итте. Республика башлыгы бүләкләү материалларын караганда, бер үк исемнең берничә төрле язылуын искәртте. Мисал өчен "Рөстәм" исеме дүрт вариантта языла. Президент сүзләренчә, теркәү бүлекләрендә ата-аналарга исемнең рус һәм татар телләрендә ничек языласын әйтергә кирәк.

"Бу эшләрне мулла башкарганда, ул очраклы исемнәр бирмәгән, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Исемнәрне ничек язуны мәҗбүри өйрәтергә кирәк түгел, әмма тәкъдим итәргә мөмкин".

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин топонимика буенча дәүләт комиссиясен төзергә тәкъдим итте. Башкортстанда милли исемнәрнең махсус китабы чыккан, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International