Нәсимә Столярова 122нче закон үз көченә кергәч, аңа гражданнар төркеме тиешле ташламаларны акчага алмаштыру турында гариза язуларын шәрехләде. Хәзер алар яшәү өчен кирәкле бушлай дарулар урынына 450 сум күләмендә ай саен акча түләүләре ала, ә кирәкле препаратлар алу өчен бер айга 8 мең сумга якын акча кирәк. Авырулар тиешле органнар гаризаларын канәгатьләндерүне таләп иткән мөрәҗәгатьләренә бу законга сылтама ясап кире какканнар.
Депутат мәгълүматлары буенча мондый хәлдә республикада бушлай дару алу хокукы булган 50 проценттан артык граждан калган. Мондый вәзгыять Россиянең башка төбәкләрендә дә бар, барыннан да элек халыкның бу законның максаты белән җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы.
Нәсимә Столярова Татарстан Президентына бу законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кирәклеге тәкъдиме белән, бу вәзгыятьне хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Минтимер Шәймиев иртәгә "Бердәм Россия" партиясе съездында бу мәсьәләне күтәрергә вәгъдә бирде һәм бу вәзгыятьтән чыгу юлы табылыр дип ышана.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.