Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чаллыда Россия-Германиянең уртак предприятиесе “ZF-Кама”ны ачу тантанасында катнашты

2005 елның 23 ноябре, чәршәмбе
23 ноябрьдә Чаллыда Минтимер Шәймиев катнашында “ZF Friedrichshafen” алман фирмасының “КАМАЗ” ААҖнең автомобиль компонентлары җитештерү буенча уртак предприятиесе рәсми ачылды.

Производствосын ачу тантанасында РФ сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Андрей Реус, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ZF-Кама» компаниясе әгъзасы Вольфганг Фогель, Татарстанның машина төзелеше комплексының сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ZF өлешенә уртак предприятиенең 51 процент устав капиталы туры килә, «КАМАЗ»га – 49 процент. Германия ягы тәкъдиме буенча “ZF-Кама” директоры итеп Владислав Пастушенко билгеләнгән. Җиһазларны монтажлау 11 ноябрьдә тәмамланган.

Производство ачылу уңаеннан тантаналы җыелыш булды, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген «КАМАЗ»да яңарыш процессы баруын билгеләп үтте. “Продукцияне тәкъдим итүдә компания сайлаган агрессив сәясәтне уңай күренеш буларак билгеләп үтәргә кирәк. Тапшыргычлар тартмасы производствосы ачылу –«КАМАЗ» технологиясе үсешендә яңа сүз. Республикада машина төзелеше предприятиесенең һәр директоры моның турында уйланырга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

ZF идарәсе әгъзасы, автомобиль һәм махсус привод техникасы буенча вице-президент Вольфганг Фогель ZF компаниясе тапшыргычлар тартмасы һәм махсус привод техникасы җитештерү лидеры булып тора, аны Чаллыда ачу – бу компаниянең Россиядә автокомпонентлар чыгаруны оештыруның беренче адымы булуын билгеләп үтте.

"КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин бәйрәм тантанасында чыгыш ясап, уртак предприятие оештыру – бу ачык акционерлык җәмгыятенең йөк машиналары өчен бөтен автокомпонентлары производствосын оештыруда беренче адым булуын билгеләп үтте. Хәзер компания Россия автокомпонентлары базарына яңа продукция белән чыгу максатыннан чит ил партнерлары белән рискларны бүлешә. Тантана ахырында яклар истәлекле сувенирлар белән алыштылар , ә “ZF-Кама” ҖЧҖ директоры итеп Владислав Пастушенкога предприятиенең символик ачкычы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International