Минтимер Шәймиев: "Республика Дәүләт Советы сессияләре утырышлары Татарстан гимны белән ачылырга тиеш"

2005 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе
24 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышы ачылды, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Парламент сессияләренең бүтән утырышларын республика гимны белән ачарга" дигән тәкъдим белән чыгыш ясады.

Эш шунда ки, ТР Дәүләт Советы регламенты нигезендә, Татарстан гимны көзге һәм язгы сессияләре ачылганда һәм ябылганда гына яңгырарга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "парламент Регламентына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк", дип Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен хуплады.

Татарстан Президенты шулай ук республика гимны ТР муниципаль берләшмәләре вәкиллекле органнары сессияләрендә дә яңгырарга тиеш дигән тәкъдим кертте. "Барлык җирле үзидарәләр республикада эчендә һәм гимн турында сүз барганда беркем өчен дә чыгармалар булырга тиеш түгел", - дип ассызыклады Президент һәм "әгәр җирле үзидарәләрнең үз гимны була икән, ул яңгырасын" дип өстәде.

Парламентның 19 утырышы көн тәртибендә 50дән артык сорау. Алар арасында 2006 елга ТР бюджет проекты (икенче укылыш), 2005-2010 елларга Республиканың социаль-икътисади үсеше программасы (3 укылыш), җирле үзидарә буенча документлар пакеты, "Татарстанда җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыру хакында белдерү кәгазьләре тапшыру турында" закон проекты (2 укылыш), "Һәлакәт-коткару хезмәтләре һәм коткаручылар статусы турында" закон проекты (3 укылыш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International