Минтимер Шәймиев: "2006 ел Тукай елы булырга тиеш"

2005 елның 11 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимовны кабул итте. Очрашу барышында киләсе елда Муса Җәлилнең тууына 100 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү турында фикер алышынды.

Бүген ТР Язучылар берлегендә 306 кеше исәпләнә. Республиканың язучылар оешмасы Россиядә иң зурлардан санала. Язучылар берлеге Татарстанның рухи мирасы һәм әдәбияты пропагандасы, яшь талантларның һөнәри осталыкларын камилләштерү, язучыларның иҗади һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту белән шөгыльләнә, төрле иҗади оешмалар белән багланышларны үстерә. Берлектә проза, поэзия, әдәби тәнкыйть" балалар әдәбияты, тәрҗемә һәм рус әдәбияты секцияләре буенча эшлиләр. Җитмеш елдан артык эшләү дәверендә Берлек белән Кави Нәҗми, Гариф Гобәй, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Фоат Галимуллин һәм башка танылган шәхесләр җитәкчелек итте.

Илфак Ибраһимов Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе вазифасына агымдагы елның маенда узган XV съездда сайланды. Язучылар берлегендә ул 1995 елдан эшли. Әдәби псевдонимы - Мөхәммәт Мирза. Аның шигырьләре һәм поэмалары җыентыклары Татар китап нәшриятында бастырыла. Актаныш районының Чалманарат авылында туган. Казан мәдәният институтын тәмамлаган. Ул Актаныш районы радиосында редактор булып эшләгән, аннары - Актаныш районының эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары. 1998 елда Актаныш районы хакимиятенең мәдәният бүлеген җитәкләгән һәм шул ук вакытта "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсен җитәкләгән. 2001-2005 елларда ТР мәдәният министры урынбасары вазифасын башкарган.

Илфак Ибраһимов республика Илбашы белән очрашудан соң, журналистларның сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренчә, Президентны, беренче чиратта, киләсе елда Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга һәм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кызыксындырган. Иҗади берлек җитәкчесе күптән түгел Минтимер Шәймиевнең академик Камил Вәлиев белән очрашуын искә төшереп үтте, анда татар шигърияте классигының 120 еллыгын бәйрәм итү буенча фикер алышынган. "Президент академик Вәлиев белән очрашуда 2006 ел Тукай елы булырга тиеш диде. Моннан барысы да аңлашыла дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Илфак Ибраһимов. - ТР Язучылар берлеге тарафыннан Казанда гына түгел, ә республика районнарында, Татарстаннан читтә да үткәреләчәк истәлекле юбилейга багышланган чаралар планы эшләнгән. Свердловск, Чиләбе һәм Пермь өлкәләреннән гаризалар килде инде. Без юбилейны күпмилләтле әдәбиятыбызны пропагандалауда кулланачакбыз".

Очрашу вакытында Язучылар берлеге җитәкчесе Минтимер Шәймиевкә бүген Татарстан язучыларының нинди шартларда эшләвен, китапларның нинди тираж белән нәшер ителүен, гонорарларның күпме түләнелүен бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International