Минтимер Шәймиев: "Казанлыларны су белән тәэмин итү сыйфатын Ауропа стандартларына җиткерү - безнең бурыч"

2005 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган "Альфа-Групп" консорциумының кайбер структур бүлекчәләре җитәкчеләре - "Альфа-Банк" ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев, "Альфа-Банк" ААҖ вице-президенты Дмитрий Крылов, "Росводоканал" ҖЧҖнең Директорлар советы рәисе Юрий Ширманкин һәм "Росводоканал" ҖЧҖ генераль директоры Игорь Медведев белән очрашты.

Очрашу барышында республика Президентына консорциумның Казан су каналы хуҗалыгы системасын реформалауда катнашу проекты тәкъдим ителде. "Без шушы авыр, ләкин үзенә җәлеп итүчән хуҗалык участогына игътибар иттек һәм илнең күп төбәкләрендә экспансия үткәрергә булдык. Хәзер "Росводоканал" проектларын Калуга, Оренбург, Төмән өлкәләрендә, Краснодар, Алтай крайларында гамәлгә ашыра. Казан буенча компания белгечләре экспресс-тикшеренүләр үткәргән һәм Казан "Су каналы" эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен билгеләп үткән. Шул ук вакытта беркемгә дә сер түгел: шәһәр су каналы хуҗалыгында кичекмәстән чишү таләп иткән проблемалар бар - челтәрләр һәм корылмалар тузган, чистарту корылмаларының нәтиҗәлеге түбән, исәпкә алынмаган югалтулар һәм башкалар", - дип билгеләп үтте консорциум вәкилләре, 2006-2010 елларга исәпләнгән инвестиция проектын тәкъдим итү алдыннан. Алар фикеренчә, бу шактый гади схема - шәхси оператор озак вакытка арендага хуҗалык ала һәм аның үсешенә инвестицияләр кертә, шул ук вакытта, шәһәр хакимиятендә активлар да, контроль дә саклана.

"Бу секторга кем генә килмәсен, эш гомерлеккә җитә. Торак-коммуналь хуҗалыкны, шул исәптән, су каналы хуҗалыгын реформаларга, чыннан да, вакыт җитте, бүген башкача эшләргә ярамый. Күзгә күренеп торган проблемалар бар, аларны хәл итү күп акча таләп итми - мисал өчен, бары тик исәпли һәм экономияли белмибез. Әмма зур акча таләп иткән эшләр дә бар. Бу өлкәдә инвестицияләр үзләрен берсүзсез аклаячак һәм табыш китерәчәк - бу инвестор өчен иң мөһиме, ә хакимият өчен иң әһәмиятлесе - мөмкин кадәр кыска вакытта кеше тормышы өчен мөһим проблемаларны хәл итү -цивилизацияле стандарт буенча су белән сыйфатлы, ышанычлы тәэмин итү", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев проект буенча фикер алышканда.

Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны, аннары табибтан чирен яшергән авыру хәлендә калмас өчен, бу өлкәдәге барлык проблемалар буенча һәр яклап фикер алышырга чакырды.

Шулай итеп, "Росводоканал" ҖЧҖ якын арада Казан хакимиятендә игълан ителәчәк Казанны су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системасын реформалау тендерында катнашу нияте булуын хәбәр итте.

Очрашуда ТР Президенты каршындагы Социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, Казан шәһәре муниципаль берлеге башлыгы Камил Исхаков, ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International