Кадерле татарстанлылар!
Республика Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән Республика Көне белән тәбрик итәм!
Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көннән соң 16 ел гомер узды. Бу актта бөтен күпмилләтле республика халкының какшамас ихтыяры, аның үз өстенә иң югары сәяси җаваплылык алырга әзер булуы гәүдәләнеш тапты. Декларация социаль-икътисадый һәм сәяси реформалар барышында, Татарстан каршына яңа заман куйган катлаулы сорауларга җавап эзләүдә, Россия дәүләтчелеген аякка бастыруда хәлиткеч роль уйнады.
Тырыш һәм иҗади хезмәт нәтиҗәсендә республика шушы дәвердә киң колачлы социаль программаларны гамәлгә ашырды, авылларны һәм шәһәрләрне яңартуда һәм төзекләндерүдә сизелерлек уңышларга иреште. Кеше мәнфәгатьләрен үзәктә тоткан социаль үзгәрешләр халыкта тулы хуплау тапты, алга таба ышанычлы адымнар ясау өчен ныклы нигезгә әверелде. Республика бу казанышларны киләчәктә дә, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелешен, агросәнәгать комплексын үстерүнең милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында да, саклаячак.
Без Татарстанның икътисадый үсеш перспективаларын предприятиеләрнең конкуренциягә сәләтен арттыра баруда күрәбез. Нефть чыгарудан кергән табышка нигезләнгән икътисадтан алдынгы фән казанышлары белән коралланган эшкәртү тармакларын, беренче чиратта нефть химиясе производстволары һәм нефтьне тирәнтен эшкәртү, машина төзелешен үстерү, инновация технологияләрен киң кертү исәбенә үсүче икътисадка күчү - безнең стратегик максат. Без республикада эре предприятиеләр белән беррәттән урта һәм кече бизнесның да тулы куәткә эшләвенә, транспорт инфраструктурасының үсүенә, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәкләренең нәтиҗәлелегенә омтылабыз.
Татарстанда аерым микроклимат формалашты. Ул социаль тотрыклылыкка, өстенлекле бурычларны хәл иткәндә хакимиятнең барлык тармакларын бергә туплауга нигезләнә һәм кешеләргә бүгенге көнебезгә һәм киләчәккә ныклы ышаныч бирә. Болар бар да Россия һәм дөнья җәмәгатьчелеге каршында Татарстанның абруен күтәрә, эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен яхшы алшартлар тудыра. Узган елларда без тарихи юлыбызның һәм мәдәни традицияләребезнең үзенчәлекләрен исәпкә алган демократик үзгәртеп коруларда бәһаләп бетергесез бай тәҗрибә тупладык. Республикада чын халык хакимиятенең үтемле механизмы - җирле үзидарә системасын формалаштыру уңышлы тәмамланды. Иҗтимагый палата киң социаль катламнарның мәнфәгатьләрен чагылдыра, республиканың мәгълүмат мәйданы да гаять төрле һәм үзенчәлекле.
Җәмгыятебез туплана бара. Без халыкның иҗади рухын, аның үз-үзенә һәм үзенең көченә ышануын саклап калдык, төрле мәдәният һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә үзара ихтирам итешү һәм татулык традицияләрен ныгытуга ирештек. Татарстан халкы тарафыннан күп гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибә бик зур байлык ул, аны яшәешнең яңа гуманистик принципларын формалаштыруга юнәлдерергә кирәк. Федератив мөнәсәбәтләрне үстерүнең инанган тарафдары буларак, Татарстан Россия дәүләтчелеген, Россиянең барлык халыклары арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга үзеннән лаеклы өлеш кертергә омтыла.
Бүгенге тарих Республика Көнен икенче төп бәйрәм - безнең борынгы, ләкин мәңге яшь башкалабызның туган көне белән бәйләде. Узган ел Татарстанда һәм тулаем Россиядә зурлап уздырылган Казанның 1000 еллыгы барлык татарстанлыларның республикабызның имин һәм мул тормышы хакына барысын да эшләргә омтылуын бөтен тирәнлеге белән күрсәтте.
Безнең күпмилләтле илебезнең иң зур казанышы - аның рухи һәм мәдәни кыйммәтләре. Моның шулай булуы торган саен күбрәк ачыла бара. Әдәбият һәм сәнгать елы кысаларында Татарстанда уздырыла торган чаралар халкыбызның рухи байлыгын, аның борынгы күркәм традицияләргә тугрылыгын һәм киләчәккә омтылып яшәвен күрсәтәләр, сөекле республикабыз белән горурлану хисләре уяталар.
Без узган юл, безнең барлык уңышларыбыз һәм казанышларыбыз туган җиребезнең, гүзәл Татарстан Республикасының тотрыклы үсүе һәм чәчәк атуы өчен бәяләп бетергесез зур потенциал, ныклы нигез ул.
Кадерле татарстанлылар! Сезгә тынычлык, бәхет, бәрәкәт һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев