Халыклар бердәмлеге көнендә Минтимер Шәймиев Республика клиника хастаханәсендә булды

2005 елның 4 ноябре, җомга
Халыклар бердәмлеге көнендә – тынычлык, татулык һәм шәфкатьлелек бәйрәмендә – Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсендә булды.

Республика клиника хастаханәсе бүген республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә үзенчәлекле роль уйнаучы уникаль дәвалау учреждениесе булып тора. РКХ – заманча җиһазландырылган югары специализацияле күп профильле комплекс. Хастаханәдә 1215 ятак, шул исәптән хирургия, терапия, акушер-гинекология, реанимация, диагностика һәм башка профильдәгеләр. Дәвалау учреждениесендә 2672 хезмәткәр бар, аларның 511е – табиб, 18 медицина фәннәре докторы, 70 медицина фәннәре кандидаты. РКХ һәркөн 800гә кадәр кешене кабул итә. Ел саен хастаханәдә 30 меңнән артык авыру стационар дәвалау уза, 20 меңгә якын операция уздырыла.

Республика клиника хастаханәсендә булу барышында Минтимер Шәймиев реанимация һәм интенсив терапия, нур диагностикасы, компьютер томографиясе һәм ультратавыш тикшерү бүлекләрен карады. Клиника белгечләре республика башлыгына чит илдән алынган медицина җиһазларын күрсәтте.

РКХ белгечләре һәм медицина персоналы белән аралашканнан соң, Татарстан Президенты журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул яңа бәйрәм республика халык тарафыннан җитди кабул ителер дигән ышаныч белдерде. “Асылда, без беренче адымнарны ясыйбыз һәм традицияләргә нигез салабыз. Бүген минем бирегә килеп, иң зур хастаханәнең карыйсым килде, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. – Бар җитешсезлекләр, түбән хезмәт хакына карамастан, кешеләр үзләрен шушы һөнәргә багышлаган, өстәвенә, аларның күпчелеге үз табиб бурычларын гадел һәм намуслы үти”. Республика Илбашы клиника белгечләренең югары дәрәҗәле компетентлыклары белән канәгать булуын белдерде. Ул Татарстан җитәкчелегенең беренче чираттагы бурычы медицина үзәген әкренләп заманча җиһазлар белән тәэмин итү булуын әйтте. Бүген Республика клиник хастаханәсенең онкология бүлеге, Балалар республика клиник хастаханәсе акча таләп итә. Моннан тыш, Президент фикеренчә, яшьләргә уңай шартлар тудыруга аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Минтимер Шәймиев кичә Казан Кремлендә хәйриячеләр һәм социаль учреждение җитәкчеләре белән очрашу турында искә төшереп үтте, анда йөрәк авырулы балаларга операция ясау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. “Бернигә дә карамыйча без бу акчаны бирәбез, - дип ышандырды республика Илбашы. – Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлеге бар”.

Татарстан Президенты бүгенге бәйрәмнең асылы турында сөйләгәндә, 10-15 ел элек хәйрия турында җитди сөйләп булмаса, бүген бай кешеләрнең мохтаҗларга ярдәм итү ихтыяҗы пәйда булуын билгеләп үтте. Кызганычка каршы, бу ярдәм һәрвакыт та кординацияләнмәгән, шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге республика дәрәҗәсендә һәм шәһәр, районнар дәрәҗәсендә попечительлек советлары оештырырга кирәк дип саный. Республика дәрәҗәсендәге попечительлек советын ТР Премьер-министры Равил Моратовка җитәкләргә тапшырылган иде, шәһәр һәм районнарда әлеге эш белән әлеге территория башлыклары шөгыльләнәчәк. “Мин игътибарсыз калган кешеләр булуын теләмим”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев һәм бүген инвалид, ятим балалар, өлкән кешеләр генә түгел, ә төрле социаль учреждениеләрдә эшләүчеләр дә ярдәмгә мохтаҗ.

Республика клиника хастаханәсендә шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР ДС Социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков булды. РКХ баш табибы Михаил Кормачев аларны клиника эше белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International