Ураза Бәйрәме Котлы Булсын!

2005 елның 2 ноябре, чәршәмбе
Хөрмәтле мөэмин мөселманнар!

Сезне ихлас күңелдән мөбарәк Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Риваятьләр буенча Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръәни-Кәримнең беренче аятьләре иңдерелгән шушы мөкатдәс көндә изге Рамазан ае тәмамлана. Ул йөрәкләрдә күркәм хисләр һәм омтылышлар уятып әхлакый камиллекне гәүдәләндерә, барлык мөэмин мөселманнарны саф күңел белән тату яшәргә, рәхимле, шәфкатьле һәм ярдәмчел булырга, динара мөнәсәбәтләрдә сабырлык сакларга чакыра. Дини традицияләр җәмгыятьнең әхлакый нигезен тәшкил итүче асыл кыйммәтләр булып хезмәт итә. Шунысы куанычлы, бүген республикада актив рәвештә рухи яңару һәм камилләшү процессы бара. Кешеләр безнең бай мәдәни мирасыбызны саклау һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген көннән-көн яхшырак аңлыйлар.

Традицион исламның чын әхлакый кыйммәтләре, мөэмин-мөселманнарның яхшы ниятләре һәм изге теләкләре хәзерге дөньяда очрап торган тискәре күренешләргә каршы торуда хәлиткеч роль уйнар, сөекле республикабыз мәнфәгатьләрендә милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгытуга, хезмәттәшлекне үстерүгә һәм аңлашуга хезмәт итәр дип ихластан ышанам.

Шушы шатлыклы бәйрәм көнендә Сезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, җан тынычлыгы һәм бәхет телим!

Татарстан Республикасы
Президенты
М.Ш.Шәймиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International