Тәтештә мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе узды

2006 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен уздырылып килә торган август конференциясе тирән җитди нәтиҗәләр бирә һәм эчтәлекле, күп мәгълүматлы чыгышлары белән ул мәгариф системасында эшләүче хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә хөкүмәт өчен дә шактый файдалы.
Бүген Тәтеш шәһәрендәТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Мәгариф – милли үсеш өстенлеге” исемле август конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.

Конференция ачылыр алдыннан Минтимер Шәймиев укучыларның иҗади-техник күргәзмәсе белән танышты һәм аларның үз куллары белән эшләнгән иҗади җимешләренә бәя бирде. Төрле авиамодельләр, мини-тракторлар, печән әзерләү өчен универсаль тракторлар һәм башка техникаларны хуплап, ул файдалынылмый торган тимер-томырларны кулланылышка тартырга тәкъдим итте. Конференциянең пленар утырышы алдыннан да ул: “Мондый егетләрнең таланты, билгеле, бәяләп бетермәслек, аларның кайберләре вакытында булган сәләтләрен дә тулысынча ачып бетерми, аларга булдыралганча ярдәм итәргә тырышырга кирәк, ректорлар урынында булсам, мин менә дигән кадрлар чыганагы булган бу егетләрне кесәмә салып куяр идем”, - дип, аларның югары уку йортларында бюджет хисабына укырга тиешлекләренә ишарә ясады.



Конференцияне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов алып барды. Берничә сүз белән ул бүгенге көндә республикада мәгариф системасы асылына бәя биреп узды. Аның сүзләренә караганда, узган уку елы Татарстан буенча 16, 2 млрд.сумга төшкән. “Мәгариф” өстенлекле милли проектның уңышлы гына адымнар ясавына басым ясап, ул шул ук вакытта мәгариф системасының проблемаларын да ассызыклады. “Белем бирү учреждениеләренең материаль-техник халәте, укучыларга белем бирү һәм тәрбия сыйфаты, педагогларның торак шартлары – иң авырткан мәсьәләләр”, - дип белдерде ул.
ТР Президенты, форумда катнашучыларны сәламләп, мәгарифнең милли үсешкә йогынты ясавын гәүдәләндергән форум исеменең дә отышлы булуын хуплады. Гомумән алганда, ул төрле тармакларда өстенлекле милли проектларның позитив төстә кабул ителеп, зур әһәмияткә ия булуын шәрехләде. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрнең ул “бишле” билгесенә тәңгәл булырга тиешлегенә дә басым ясады. Ул нәкъ менә “Мәгариф” өстенлекле милли проектның башка проектлар арасында иң катлаулысы икәнен дә билгеләп узды. “Башка проектларның нәтиҗәләре тизрәк сизелә, ә мәгариф өлкәсендә теге яки бу нәрсә шул вакытта эшләнер дип төгәл әйтеп булмый, бу иҗат процессы, “Мәгариф” проектын куркыныч астына куеп булмый, чөнки монда кеше язмышлары турында сүз бара”, - диде ул.
Мәгариф системасы эчтәлеген үзгәртү, җәмгыять ихтыҗларына туры килә торган икътисади үзгәрешләр һәм мәгариф системасына ресурслар белән баетуны ул өч төп реформага кертте. Ул “Мәгариф” проектын финанслауга башка министрлыклар - ТР Мәдәният һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары бюджетларының да кушылуын хәбәр итте. “Мәгариф үсешен хезмәткәрләрнең башкарак төстәге омтылыш-теләк һәм рух белән эшләве тәэмин итәчәк, нәтиҗәдә, кадрлар агышы да тоелачак”, - диде Президент. Республика җитәкчесе әйтүенчә, киләчәктә компьютерлаштыру һәм интернет челтәре белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә җайга салыначак, бу безнең хәлдән килә, балалар бакчалары да бу үзгәрешләрдән читтә калмаячак, кирәк булгач, хәл итәрбез”, - дип вәгъдә бирде ул. Минтимер Шәймиев, Татарстанның мәгариф системасын яңарту, камилләштерү буенча Россия төбәкләре арасында игълан ителгән конкурста катнашырга һәм җиңеп чыгарга тиешлеген дә ассызыклады. Илбашлыгы мәгариф өлкәсендә төрле социаль чыгышлы балалар өчен бертөрле тигез мөмкинлекләр тудыру зарурлыгын билгеләп узды. “Тирәнрәк уйлап карасак, мәгариф кенә җәмгыятьнең бердәмлеген тәэмин итә ала”, - дип өстәде ул. Конференциядә ясалган чыгышында ул, балалар бакчаларында, бигрәк тә, аз керемле гаиләләр өчен түләүне киметү мәслихәте фикерен дә яңгыратты.
Мәктәптә белем бирү системасына кабат әйләнеп кайтып ул, Бердәм дәүләт имтиханына да тукталды. “Быелгы кебек БДИ ны алга таба да дәвам итсәк, минем уйлавымча, бу БДИ системасы үсешен тәэмин итәргә кирәк. Кырыс таләпләр һәм төрле яклауларсыз шартларда узганлыктан, аның гаделлеге һәм, иң мөһиме, имтихан барышында кеше факторы тәэсир ясамавы уңай күренеш”, - диде ул һәм киләчәктә барлык фәннәрдән дә бу системаны кертеп җибәрү ихтималлыгын хәбәр итте. Әмма бер шарт белән, укучылар ике дәүләт телендә дә имтихан бирергә хаклы булырга тиеш. БДИ системасы уңышын раслап, ул Тәтештә быел химия буенча 30 процент укучының имтиханны бишле билгесенә тапшырганы турындагы мисалны китереп узды.
“Мәгариф өлкәсендә аеруча талантлы, өлгер яшьләргә өстенлекләр бирелә башлаячак һәм ярдәм күрсәтеләчәк”, - дип тә ышандырды Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, университетларда президентлык институтларын гамәлгә кую – бик дөрес фикер. Социаль яктан якланмаган балаларның балалар йортларында тилмереп ятуы – шулай ук иң борчулы мәсьәләләрнең берсе. “Мәктәп яшендәге балаларны асрамага алган гаиләләргә 4000-4500 сум акча каралган, узган ел бу сан 2300 сумны тәшкил иткән иде. Республикада бер балалар йорты да калмаса, иң зур сөенеч шул булыр иде”, - ди Президент.
Минтимер Шәймиев сыйныф җитәкчеләренең укучылар тәрбиясендә аеруча хәлиткеч роль уйнавын ассызыклады. “Алар баланың гаиләдәге мохитеннән һәм проблемаларыннан һәм укучының эчке дөньясыннан хәбәрдар булуы белән игътибарга лаек, сыйныфның ничек сулавы – алар күз алдында бит”, - ди ул. Президент муниципаль берәмлек башлыкларына алар белән хезмәттәшлек җепләрен ныгытырга дигән боерык белән чыкты. Торак мәсьәләсенә килгәндә исә, республика башлыгы, торак шартларын яхшыртырга мохтаҗлык кичергән барлык укытучыларның да 3-4 ел эчендә ихтыяҗлары канәгатьләндереләчәк, дип белдерде. Конференция ахырында, ул укытучыларга мөрәҗәгать итеп: “Күпмилләтле халыклы республиканы имин һәм конкурентлыкка сәләтлегә әверелдерегез”, - дигән теләген җиткерде.
Минтимер Шәймиев белән бергә, Тәтешкә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов һәм башка министрлык җитәкчеләре дә килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International