24 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкала ратушасында Казан шәһәренең яңа оештырылган муниципаль берлеге вәкиллекле органы утырышында катнашты.
Тавыш бирү һәм муниципалитетның вәкиллекле органына җитәкче сайлангач, ТР Президенты депутатлар алдында чыгыш ясады. «Җирле үзидарә органнарына сайлаулардан соң, республика үзенең үсешендә яңа сәяси этап башлый», - дип билгеләп үтте ул. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре буенча демократик җәмгыять нигезләренең нигезе булып торучы хакимиятнең мөстәкыйль органы барлыкка килде.
Минтимер Шәймиев Россия һәм Татарстанның төп законы нигезендә, җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте системасына кермәвен искә төшереп үтте. «Бу залда тарихи вакыйга булды - хәзердән башлап хакимият тулысынча сезнең үзегездә һәм бер үк вакытта сез республика башкаласының социаль-икътисади үсеше өчен җаваплылык та алдыгыз», - дип ассызыклады Татарстанның Илбашы.
Президент билгеләп үткәнчә, Казан шәһәре муниципаль берлегенең вәкиллекле органына сайланган җитәкче Камил Исхаков югары вәкаләткә ия зат булып тора һәм ул билгеләнеп түгел, ә сайланып куелды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.