Минтимер Шәймиев Казакъстанга кыска сәфәр белән китте

2005 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе
26 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасына рәсми сәфәр белән китте. Сәфәр программасында КР Президенты Нурсолтан Назарбаев, Казакъстан Республикасы Парламенты Мажилиса депутатлары белән очрашу планлаштырылган.

Сәфәрдә Татарстан Президентын ТР Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, Казан шәһәре муниципаль берлеге башлыгы Камил Исхаков озатып йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International