Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасы Президентының 2005 елгы Дәүләт дуслык һәм прогресс премиясенә лаек булган

2005 елның 19 октябре, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан һәм Россия мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда, халыклар арасында үзара ышаныч тудыруда зур өлеш кертүдә актив эшчәнлеге өчен Казакъстан Республикасы Президентының 2005 елгы Дәүләт дуслык һәм прогресс премиясенә лаек булган, дип хәбәр итә Казакъстан Президентының матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиевка Дәүләт дуслык һәм прогресс премиясе тапшыру турындагы Указга Казакъстан башлыгы Нурсолтан Назарбаев 14 октябрьдә кул куйган. “Казакъстан Республикасы беренче Президентының Дәүләт дуслык һәм прогресс премиясе” дүрт ел элек махсус дәүләт законы нигезендә гамәлгә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International