РФ Социаль иминият фонды рәисе Галина Карелова бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу өчен Казанга килде

2005 елның 17 октябре, дүшәмбе
17 октябрьдә Казанга РФ Социаль иминият фонды рәисе Галина Карелова килде. “Казан” аэропортында аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов һәм РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рәшит Галимов каршы алды.

Галина Карелова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында Казанга килүенең төп максаты – 122 номерлы федераль законны тормышка ашыруның башлангыч нәтиҗәләренә багышланган төбәк бүлекләре идарәчеләренең бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу дип хәбәр итте. Киңәшмә уздыру урыны итеп ни сәбәпле Казан сайланган дигән сорауга РФ Социаль иминият фонды рәисе “биредә барысы да уңышлы бара, аерым алганда, ташламалардан файдаланучы гражданнарны шифаханәдә дәвалау һәм аларны протезлау һәм реабилитацияләү чаралары белән тәэмин итү” дип җавап бирде. Галина Карелова шулай ук ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рәшит Галимов эшчәнлегенә дә кыскача бәя бирде. “Ул иң көчле бүлекнең иң көчле җитәкчеседер, мөгаен”, - диде ул.

Иртәгә “Санта” шифаханәсендә РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлекләре белән идарә итүчеләр киңәшмәсе үтәчәк. Киңәшмәдә ташламаларны акчага алмаштыру законын гамәлгә кую барышыннан тыш, РФ Социаль иминият фондының 2006 елга проекты үзенчәлекләре һәм вакытлыча эшкә яраксыз булуны тикшерү проблемалары буенча да фикер алышыначак.

Бүген Галины Карелованың Казанга сәфәре программасында – Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу. Көннең икенче яртысында Фонд рәисе Социаль иминият фондының Татарстан төбәк бүлегенең коллективы белән очрашачак һәм Казанның Кави Нәҗми урамында РФ Социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге өчен төзелүче яңа бинасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International