Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең мөрәҗәгате
2005 елның 14 октябре, җомга
Хөрмәтле ватандашлар!
16 нчы октябрь көнне без сезнең белән барлык җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаячакбыз. Республика тарихында беренче мәртәбә җирле хакимият халыкның үз кулына бирелә. Без сәяси тормышта яңа чорга аяк басабыз.
Дөньяның алга киткән илләрендә дәүләт үзидарәгә таянып эш итә. Дөрес, Россия Федерациясендә үзидарә формалашу процессы без теләгәннән акрынрак бара. Әмма, демократик җәмгыять төзү максаты куйганбыз икән, без моңа омтылырга тиешбез.
Сез яхшы беләсез, без һәрвакыт реформаларны тиешле саклык белән, җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Тормышыбызда моңа мисаллар күп. Соңгы елларда күп кенә башка төбәкләр җирле үзидарә реформасын ашыгып, гамәлгә кертеп уңышсызлыкка очрадылар. Җиде кат үлчә, бер кат кис, ди халык мәкале. Чынлап та, хәзергә кадәр җәмгыять мондый җитди адымга рухи яктан да, матди яктан да әзер түгел иде.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.