Минтимер Шәймиев Россия Пенсия фонды республика бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

2005 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батанов Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең административ бинасын ачу тантанасында катнашты.

Чират белән идарә итү һәм клиентларны чакыру “NEXT” электрон системасы гражданнарны чиратта басып торудан азат итә һәм консультациягә килүчеләр агымы белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Моның өчен бары тик мониторда кызыксындырган сорауга күрсәтергә генә кирәк һәм аппарат чират номеры, гариза бирү вакыты төгәл күрсәтелгән талон чыгарып бирә.

Яңа бинада бөтен республикадан Пенсия фонды хезмәткәрләрен укыту өчен лекция залы һәм компьютер классы җиһазландырылган. Компьютер тестлары стажерларга, махсус укыту программалары үткәч, квалификацияле тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә.

Яңа бинаны ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Минтимер Шәймиев аны намуслы хезмәтләре белән үзләрен пенсия акчалары белән тәэмин иткән һәм пенсия яшенә җиткән кешеләргә хөрмәт билгесе дип атады.

Татарстан Президенты тагын бер тапкыр “соры” хезмәт базарында эшләүче кешеләр санының күп булуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, республикада эшләүче 1 миллион 800 мең кешенең өчтән бере, статистика хисапларына караганда, хезмәт хакын “конвертлар”да ала.

РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Геннадий Батанов Татарстанны пенсионерларга һәм башка категория гражданнарга хезмәт күрсәтү өлкәсендә күп субъектларга үрнәк итеп куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International