Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батанов белән очрашты

2005 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе
13 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батанов белән очрашты. Г.Батанов Казанга РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең яңа административ бинасын ачу тантанасына килгән иде.

Республика Илбашының эш кабинетында ябык рәвештә узган очрашуда РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисенең урынбасары Лилия Чижик, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты каршындагы социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International