Минтимер Шәймиев: “Җирдә эшләү – иң борынгы һәм фидакарь хезмәтләрнең берсе”

2005 елның 10 октябре, дүшәмбе
Кичә башкаланың “Баскет-холл”ында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналар узды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев шушы уңайдан Казанга җыелган Татарстан агросәнәгать комплексының биш меңнән артык вәкилен котлады. Уңыш бәйрәмендә шулай ук РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

“Соңгы алты елда Россия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә республиканың өлеше бер ярым тапкыр артып, 4,5 процент тәшкил итте”-, - диде үз чыгышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Татарстан ашлык җитештерүдә аеруча уңышка ирешкән. “1986-1990 елларда республика елына уртача 3,2 миллион тонна уңыш алса, 2001-2005 еллар чорында бу күрсәткеч 5 миллион тоннага кадәр арткан”, - диде ул. Терлекчелек продукциясенә килгәндә, базар әлеге тармакны гади булмаган шартларга куюга карамастан, аның күләмнәре артуын дәвам итә, дип билгеләп үтте М.Шәймиев. “Без тотрыклы рәвештә 1,5 миллион тоннадан артык сөт җитештерүгә чыктык. РФдә бер генә төбәк тә күбрәк җитештерми”, - дип дәвам итте ул. Моннан тыш, республика ел саен 300 мең тоннадан артык ит, 1 миллиард данәдән күбрәк йомырка ала. Президенты аеруча чөгендер игүчеләрнең казанышлары белән горурлана. Быел алар гомердә булмаган күрсәткечләргә иреште – шактый зурайтылган басулардан 2 миллион тоннадан артык, ягъни биш ел элек булган нәтиҗә белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк тамыразык җыеп алынды, ди республика Илбашы. М.Шәймиев Зәй районын аерып мактап узды – биредә әлеге культура 400 мең тоннага якын үстерелгән. Ул шулай ук Буа чөгендер игүчеләрен дә искә алды. “Республикабыз халкы бәрәңге, яшелчә, азык һәм эшкәртүче предприятиеләр продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә мохтаҗлык кичерми”, – дип йомгаклады Президент агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кыскача күзәтүне. Республика башлыгы фикеренчә, бүгенге ашлык базарындагы кыенлыкларга карамастан, Татарстанның аграр сәясәте киләчәктә дә игеннәргә басым ясарга тиеш, шул исәптән аны җитештерүне арттыруга һәм сыйфат күрсәткечләрен яхшыртуга. Быелгы уңыш нәтиҗәләре моны яхшы дәлилли. Президент ул оешкан төстә һәм вакыт буенча сузылмады, дип саный. Аның сүзләренчә, Нурлат һәм Буа районнары 200 мең тонна ашлык җыеп һәм аеруча мул уңыш китергән 2003 ел күрсәткечләрен арттырыып, республиканың уңышына аеруча зур өлеш кертте. Узган елгы күрсәткечкә 40 мең тонна өстәп, арчалылар да бу билгегә якын килде. Алексеевск, Әтнә, Яшел Үзән, Кукмара, Мөслим, Тукай һәм Чистай районнары хуҗалыклары да узган ел күрсәткечләрен күпкә яхшыртты. Актанышлылар уңышлылыкны арттыру өлкәсендә барысыннан да яхшырак эшләде, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Алар республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләрендәге корылык шартларында һәр гектардан 40 центнердан артык ашлык алды – узган ел күрсәткеченнән дүрттән бер өлешкә артыграк. Нурлат һәм Балтач игенчеләре дә аерылып торды. Аларның күрсәткечләре - 53,6 һәм 43,6 центнер. “Әтнә, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Саба, Теләче, Чирмешән районнары хуҗалыклары гектарыннан 35 һәм аннан күбрәк уңыш алды”, - дип ассызыклады М.Шәймиев. актаныш районының “Үзәк”, Нурлат районының “Сөлчә” һәм Чүпрәле районының “Цильна” ҖЧҖ кебек танылган хуҗалыклар тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтте, аларда гектарыннан 75, 71 һәм 70 центнер алганнар. “Һәр районда, агрофирмада һәм авыл хуҗалыгы предприятиесендә булган алдынгыларның исемнәрен сәгатьләр буе сөйләргә була. Аларның барысына да зур рәхмәт”, - дип ассызыклады Президент.

М.Шәймиев фикеренчә, Татарстан елына тотрыклы рәвештә 5 миллион тонна ашлык җитештерергә тиеш. “Гадәттә икмәкле булган Азнакай, Аксубай, Баулы, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Сарман районнарындагы оештыру-мобилизация чараларының тулысынча кулланылмавын исәпкә алып, моның өчен безнең мөмкинлекләребез бар”, - диде ул. Быелгы икмәкнең кыйммәте начарая баручы финанс-икътисад шартларында яхшы уңыш җыюда, дип саный Президент. “2005 елда аны алу өчен без гомердә булмаганча күбрәк, яхшырак һәм көчлерәк эшләргә мәҗбүр булдык”, - дип саный М.Шәймиев. Аның фикеренчә, федераль аграр сәясәт алга таба да тамырдан үзгәрмәсә, туган җирләре гамьсез хуҗаларын туендырудан туктаячак. Ул агросәнәагть комплексының төп проблемасы дип ягулыкка һәм минераль ашламаларга бәяләрнең кискен артуын атады. “Узган елда ягулык бәясе 40 процентка артты. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы арасында урнашып килгән бәяләр аермасы, хәтта, ныклы, тәҗрибәле авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, талантлы җитәкчеләргә рентабельле җитештерү булдыруга кыенлыклар тудыра”, - дип билгеләп үтте Президент. “Авыл халкын мондый бәяләр сәясәте тоткыннары итүгә һәм аларга икътисади басым ясауга юл куярга ярамый, алар моңа лаек түгел - дип ассызыклады республика башлыгы. – Бүген авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ”. Югыйсә илнең базары юкка чыгачак, хәзерге импорт Россия агросәнәгать комплексы производствосыннан артыграк вакытта моны күзәтергә дә мөмкин инде.

Шулай да ул РФ Президенты Владимир Путин күптән түгел үз чыгышында авылны үстерүне өстенлекле дип билгеләгәч, агросәнәгать комплексының киләчәген бик үк өметсез дип уйламый. Россия авылы икътисади яктан уңышлы һәм инвестицияләр җәлеп итәрлек булырга мөмкин, дип исәпли М.Шәймиев.

2006-2007 елларда, аның фикеренчә, терлекчелек һәм нәселле терлек өчен җиһазлар сатып алуга, уңышны страховкалауга, авыл хуҗалыгы лизингын үстерүгә шактый күләмдә ресурслар бүлеп бирү ниятләнә. Азык-төлеккә квоталар, техника һәм технологик җиһазларга пошлиналар билгеләгәндә таможня-тариф җайга салулары практикасы да үзгәрәчәк. Авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрү өчен кулланыла торган энергия чыганакларына бәяләрне арттыруга компенсация кертеләчәк. Киләсе елдан дәүләт ярдәме 60 процентка артып, Россия буенча 40 миллиард сум тәшкил итәчәк. “Россиядә соңгы 15 елда мондый хәл күзәтелмәде, димәк, аңлау килде һәм илдә финанс мөмкинлекләр барлыкка килә”, - дип билгеләп үтте республика Илбашы.

Президент сүзләренчә, Татарстан киләчәктә дә авылга ярдәм итү мөмкинлеген эзләячәк. Моннан тыш, игенчелек рискын киметү вариантлары карала, беренче чиратта, туфракны эшкәртүне минимальләштерү һәм игенчелекне биологизацияләү хисабына.

М.Шәймиев авыл хуҗалыгында терлекчелекне һәм, гомумән алганда, авыл икътисадын тотрыклы үстерүне кертеп, тауар культураларын, тармакларын диверсификацияләү кирәк, дип саный. Продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттыру өчен аның үзкыйммәтен киметергә, бюджетлауны кертергә, киткән чыгымнарга икътисади бәя бирергә кирәк. Аның фикеренчә, рапс бәяләре тотрыклы һәм җитештерү рентабельле булу сәбәпле, тауар ашлыгында лаеклы өлешен алачак. ТР Президенты салада динамик үсеп килүче агрофирмаларны Татарстаны авылның яңалыгы дип саный. Авылны үзгәртергә алынган беренче карлыгачлардан “Татфондбанк”, “Кызыл Шәрык”, “КАМАЗзернопродуект”, “Челны-Хлеб”, “Кулон” кебек акционерлык җәмгыятьләрен атарга мөмкин. “Бәхетле-Агро”, “Татарстан сөте” ААҖ дә авыл хуҗалыгын инвеситицияләү өлкәсендә зур эш башлады. Соңгысының 330 мең гектар сөрүлекләре бар. Заманча терлекчелек үсешенең ачык мисаллары бар. Биредә, иң беренче чиратта, Айрат хәйруллин җитәкчелек иткән “Кызыл Шәрык” берләшмәсен билгеләр үтәргә кирәк.

Котлау сүзләрен йомгаклап, ТР Президенты: “Җирдә эшләү – иң борынгы һәм фидакарь хезмәтләрнең берсе”, -дип билгеләп үтте. Хәзерге икътисади шартларда, аның фикеренчә, авыл бизнесына ихтыяҗ тагын да зуррак булырга тиеш. “Авыл хезмәте кешесе киләчәктә дә хөрмәтле һәм тиешенчә бәяләнгән булсын өчен тырышачакбыз”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Республика башлыгы урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән районнар, хуҗалыклар һәм игенчеләрне билгеләп үтте. Нурлат районы аерым бүләкләргә лаек булды. 2005 ел уңышы җиңүчесе буларак, аңа ТР Президенты дипломы, истәлекле кубоклар һәм өч МТЗ тракторы тапшырылды. Быелның иң яхшы хуҗалыгы дип Саба районының “Якты юл” ҖЧҖ табылган. ТР Президенты указы белән аның алыштыргысыз директоры Хәмит Гәрәев “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде. Алдынгы комбайнчылар, механизаторлар, йөртүчеләр һәм терлекчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International