Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев танылган теннисчы Марат Сафинны кабул итте

2005 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе
5 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры Марат Сафинны кабул итте. Очрашуда Татарстанның һәм Россиянең төрле спорт структураларының теннис спорты үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышынды. Анда Профсоюзлар конфедерациясе рәисе Владимир Щербаков, “Теннис үзәге” спорт-сәламәтләндерү комплексы (Мәскәү) директоры, теннисчының әтисе Мубин Сафин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һ.б. катнашты. Очрашу барышында Минтимер Шәймиев Россиянең иң яхшы теннисчысын “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International