2006 ел бюджеты проекты социаль юнәлтелгән булачак

2005 елның 10 октябре, дүшәмбе
Якын арада Татарстан Президенты 2006 елга ТР Бюджеты проектын республика парламентына тикшерүгә җибәрәчәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин белән очрашу вакытында ТР Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Татарстан башлыгы салым түләүләренең арту тенденциясе турында сөйләгәндә, агымдагы елның республика бюджеты арттырып үтәләчәк, дип билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, 2006 елга бюджет проекты якын арада, бәлки, бүген кич үк ТР Дәүләт Советына җибәреләчәк. Ул документның күбрәк социаль юнәлештә булачагын ассызыклады. “Без нефть барреле өчен 38 доллар билгелибез, ләкин бу очракта да бюджет проекты беркадәр дефицит белән – ике миллиард сум тирәсе - чыга”, - диде М.Шәймиев һәм дефицит күләме 2005 елныкы белән чагыштырганда кимрәк булачак, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International