Юрий Лужков Казанның Мәскәү урамын төзекләндерергә вәгъдә итте

2005 елның 12 сентябре, дүшәмбе
Россия башкаласы мэры Юрий Лужков Казанның Мәскәү урамын төзекләндерергә вәгъдә итте. Бу хакта шимбә Мәскәүдә белдерелде.

“Интерфакс” агентлыгы мәгълүматларына караганда, “Күптән түгел мин Казан шәһәрендә 1000 еллыкны бәйрәм итү тантанасында булдым. Без андагы Мәскәү урамын төзекләндерергә булдык”, - дип хәбәр итте шимбә көнне башкала мэры журналистларга. “Без әлеге урамны карадык, әлбәттә, ул Мәскәү урамнарына охшамаган. Мәскәүлеләр белән бергә без аны тәртипкә китерәчәкбез”, - дип өстәде ул. Юрий Лужков билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шәхсән үзе аны Мәскәү урамын төзекләндерүне сораган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International