Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Башкортостан халык шагыйре Мостай Кәрим вафат булуы сәбәпле тирән кайгысын белдерде

2005 елның 21 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Башкортостан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовка Башкортостан халык шагыйре Мостай Кәрим вафаты сәбәпле тугандаш башкорт халкының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

“Башкортостанның халык шагыйре Мостай ага Кәрим тормышта да, иҗатында да игелекле, кабатланмас үз юлы белән барды. Олугъ фикер иясе, югары абруйлы философ буларак, ул заман сулышын сизгер тоеп, чорыбызның катлаулы һәм күпкырлы проблемаларын кайнар йөрәге аша уздырып яшәде һәм иҗат итте. Үзе исән чагында ук классик шагыйрь, прозаик, драматург, публицист исеме алган Мостай ага Кәримнең үлемсез иҗаты миллионнарның җан азыгына әверелде. Интернациональ әдипнең әсәрләрендә һәр халык, һәр кеше үзенә рухи байлык тапты, аның үрнәгендә киң күңеллелек, толерантлык, кешелеклек тәрбияләде”, - диелгән республика башлыгының телеграммасында.

Минтимер Шәймиев Мостай Кәримнең балаларының кайгысын уртаклашты. “Үзенең бөтен гомерен туган халкына һәм Ватаныбызга фидакарьләрчә хезмәт итүгә багышлаган чын кеше, олы шәхес, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе безнең арабыздан китте. Әлеге югалту Башкортостан һәм Татарстан халыклары, барлык россиялеләр өчен дә зур югалту һәм уртак кайгы”, - дип белдерде ул Әлфия һәм Илгиз Кәримовларга җибәргән телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International