ТР Президентына тышкы эшләр министрыннан рәхмәт хаты килде

2005 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавровтантан 26-27 августта Казанда БДБ илләре башлыклары саммитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт хаты килде.

Хатта: "Берлек саммитында катнашучыларны якты йөз белән каршылау, бу чараның уңышлы үтүендә зур роль уйнады. Форсаттан файдаланып, Сезне һәм Республика халкын Казанның 1000 еллыгы белән тагын бер кат тәбриклим. Казанда үткәрелгән юбилей тантаналары бөтен дөньяга безнең илнең тирән тарихи тамырларын, бай мәдәниятен, гасырлар дәвамында төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең дус яшәү тәҗрибәсен тиешенчә бәяләргә мөмкинлек бирде. Киләчәктә Россиянең кызыксынуларын халыкара дәрәҗәдә канәгатьләндерү буенча тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Үзебезнең дипломатик хезмәт үз ягыннан киләчәктә дә Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек элемтәләре үсешенә йогынты ясаячак".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International