ТР Президентына Башкаручы секретарь Владимир Рушайлодан БДБ илләре башлыкларының саммитын үткәрүдәге хезмәттәшлегеы өчен рәхмәт хаты килгән

2005 елның 7 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Бәйсез дәүләтләр берлегенең Башкаручы секретаре Владимир Рушайлодан Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү көннәре кысаларында 26 августта үткән БДБ илләренең дәүләт башлыклары утырышын үткәрүдәге һәрьяклы хезмәттәшлеге өчен рәхмәт хаты килде.

Хатта: “Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Хөкүмәте, идарә органнарының һәм Казан хакимиятенең зур тырышлыгы күп санлы чаралар, эшлекле һәм мәдәни программа белән килгән дәрәҗәле кунакларны - БДБ саммитында катнашучыларны каршы алуны оештырырга мөмкинлек бирде, алар кунакларда бәйрәм, гомумән, республика турында онытылмас тәэсирләр калдырды.

Ике яклы һәм күп яклы очрашулар кысаларында булган Дәүләт башлыклары советы утырышы нәтиҗәләре Казанда кабул ителгән карарлар һәм килешүләр киләчәктә төбәк берлегенең язмышында, барлык катнашучы илләрнең ике як өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле эшләр башкару өчен зур роль уйнаячак, дип уйларга мөмкинлек бирә”.

Владимир Рушайло Минтимер Шәймиевкә БДБ Башкарма комитетының Делегацияләр берлеге саммитын оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар итүе өчен рәхмәт белдерде. “Берлектә икътисади хезмәттәшлек үсешендә татар эшлекле өлкәләрендә яңадан кызыксыну булу шатландыра, бу саммит вакытында “БДБ – Татарстан” Икътисади үсеш эшлекле үзәген ачканда чагылды”, диелә хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International