Минтимер Шәймиев: “Кувейт җитәкчелеге белән даимигә әйләнгән очрашулар үзара якынлашу теләге турында сөйли”

2005 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе
31 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кувейт дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министры Абдалла Маатук Әл-Маатук җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Бу Минтимер Шәймиевнең Абдалла Маатук Әл-Маатук белән өченче очрашуы булды. Беренчесе 2004 елның августында узган иде, ә 2005 елның июнендә Әл-Маатук әфәнде хөрмәтле кунак буларак Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында катнашты.

Мәртәбәле кунакларны сәламләп, Минтимер Шәймиев аларга республика халкы исеменнән югары хөрмәт күрсәткәннәре һәм Казанга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде, ул моны Татарстан белән Кувейт арасында киләчәктә дә багланышларны үстерү билгелесе дип атады. Ул шулай ук очрашуларның даими булуын ихтирам сүзләрен белдерде һәм аның фикеренчә, бу “үзара якынлашу теләге турында сөйли”.

Кунакларга Казанның 1000 еллыгы алдыннан булган зур вакыйгалар турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бүген үзенә бирелгән мәгълүматларга караганда, “тантаналар тыныч, бернинди тәртип бозуларсыз узган”. “Бу безне куандыра, чөнки Татарстанда булган тотрыклылыкның күрсәткече бит ул, - дип канәгатьләнү хисләрен белдерде Президент һәм башкала урамнарында күп санда яхшы кәефле кешеләрнең булуы берничә бәйрәм көне уңаеннан эмоциональ күтәренкелек кенә түгел, ә гомумән казанлыларның тормыш рәвеше турында дәлилли”, - дип өстәде.

Республика башлыгы сүзләренчә, Казан юбилее Россия сәясәтендә ислам дөньясына карата үзгәреш мизгеле булды. “Бу уңайдан РФ Президенты Владимир Путин үз позициясен ачык белдерде. Моны бик яхшы сигнал дип саныйм. Минем карашка, әлеге сәяси адымга ислам дөньясының христиан дине белән диалогында ихтыяҗ булачак, аны дөнья сәясәтендә дә файдаланырга мөмкин”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Президент сүзләренчә, Кувейт белән рФ хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы һәм Кувейтның уртак икътисади проектлары барлыкка килә алыр иде.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Абдалла Маатук Әл-Маатук иң элек Татарстан һәм Казан халкын башкаланың 1000 еллык юбилее белән котлады. “Бу бөек бәйрәм. Барча халык – өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар, яшьләр - урамнарга чыкты һәм чын күңелдән шатландылар, дип уртаклашты алган тәэсирләре белән министр. – Республикада төрле милләт һәм конфессия вәкилләре яшәүгә карамастан, биредә түземлелек, мәхәббәт һәм үзара ихтирам бар. Без моны сиздек. Борынгы тарихы булган Татарстан халкы цивилизацияле һәм җаваплы дип әйтергә була”. Кувейтның республикага икътисадына ихтимал булган инвестицияләре турында сөйләгәндә, Әл-Маатук әфәнде Татарстанның мондый проектларга әзерлеген күрәм, дип билгеләп үтте. “Биредә теләсә нинди инвестицияләр өчен нигез бар: тотрыклылык, шулай ук аларны яклаучы законнар”, - дип ассызыклады ул. Моннан тыш, чит ил кунагы сүзләренчә, Татарстан Президенты белән очрашуда республикада Мөселман банкы ачу турындагы мәсьәлә күтәрелде, аны гамәлгә куюда Кувейт ягы актив катнаша алыр иде.

ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов журналистларга интервью биргәндә, Татарстан-Кувейтның сәүдә-икътисади элемтәләре әлегә реаль мөмкинлекләрдән ерак дип билгеләп үтте. Татарстан белән Кувейт арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1995 елда зур мәгънәгә ия булган һәм 6,3 миллион доллар тәшкил иткән. Татарстан таможнясы мәгълүматларына караганда, 2005 елның беренче ярты елының йомгаклары буенча Татарстан-Кувейтның тышкы сәүдә әйләнеше 5 миллион доллардан артык тәшкил иткән. Кувейт - капиталны чит илгә чыгару өчен яхшы мөмкинлекләре булган аз санлы илләрнең берсе. Кувейт Татарстан өчен барыннан да элек инвестицияләр җәлеп итү һәми продукция әйләнеше өчен кирәк. Нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә төгәл һәм амбициоз проектлар буенча фикер алышына. "КАМАЗ" продукциясе уңышлы сатыла. Агымдагы елның сигез аенда Кувейтка 428 йөк машинасы җибәрелгән, дип хәбәр итте Хафиз Салихов. Кичә Кувейт делегациясе "Татнефть" ААҖ белгечләре белән очрашкан. Х.Салихов сүзләренчә, яклар нефть тармагының разведка һәм нефть табу, нефть химиясе комплексы кебек мәсьәләләр буенча фикер алышкан.

Казан Кремлендә очрашуда Кувейт Дәүләтенең РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сөләйман Әл-Мәрҗән, вакыфлар һәм Ислам эшләре министрының беренче урынбасары Гадел Абдалла Әл-Фәләх, Генераль вакыфлар секретариаты башлыгы Мөхәммәт Абдулгафар Әл-Шәриф һ.б. катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан – ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, "Ак Барс" ААҖнең күзәтчелек советы рәисе Роберт Мусин, Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый һ.б. булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International