
Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Көне уңаеннан, республикабызның күренекле шәхесләрен тантаналы төстә кабул итте.

2006 елның ТР да Әдәбият һәм сәнгать елы буларак игълан ителүен исәпкә алып, ТР Президентының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру турындагы Указы нигезендә, мәдәният, сәнгать һәм әдәбияткә хезмәт итүчеләр искәрмә рәвешендә җиде премиягә лаек булды. "Сөембикә", "Кылдан нечкә, кылычтан үткен", "Яралы бүре" кебек тарихи әсәрләре өчен язучы, СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулланы, патриотик һәм гражданлык лирикасына корылган югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләр циклы һәм тарихи тематикага иҗат ителгән җырлар өчен композитор Луиза Батыр-Болгарины, "Чиксез поезд" ("Бесконечный поезд"), "Казан карлары" ("Казанские снега") китаплары өчен язучы, шагыйрь Равил Бохараевны, "Гомер бизмәне", "Кайту" шигъри җыентыклары, "Догалы еллар" әдәби-публицистик әсәрләр җыентыгы өчен Марсель Галиевны, Татарстан Республикасының лирик пейзажлар сериясе өчен рәссам Николай Индюховны, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган "Өзелгән җыр эзеннән" ("По следам оборванной песни") китабы өчен Рафаэль Мостафинны һәм "Мәңгелек Казан" тарихи картиналар сериясе өчен Фиринат Халиковны Илбашы шәхсән үзе тәбрикләде.
"Хөрмәтле ватандашлар, кадерле кунаклар! Татарстан Республикасы Көне уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә барыгызны да тирән ихтирам хисе белән сәламлим", - дип башлады Минтимер Шәймиев. Алга таба ул 16 ел элек кабул ителгән Суверенитетның республиканың социаль-икътисади үсешендә хәлиткеч роль үтәвен ассызыклады. Шул рәвешле, Татарстанның Россия Федерациясендә үз урынын тапканын, авырлыкларга дучар булган елларда да күпмилләтле халык арасында дуслык, милләтара теләктәшлек урнашканын билгеләп узды. "Югарырак үрләр яулау һәм яңа вакытка аяк басу - алда торган максатлар. Без инде озын юл үттек, бу вакыт эчендә үзгәрешләр җиленә дә бихисап тарыдык һәм аның тәмен тойдык. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә кайчандыр җиңеп булмас төсле каршылыкларны җиңеп, чишә алмастай мәсьәләләрне чиштек", - ди республика башлыгы.

Президент төрле тармаклардагы күрсәткечләр буенча Казанның Мәскәүдән соң килгәнен, ә республикабызның РФ дә өченче урында торуын хәбәр итте. "Татарстан Республикасы икътисады тизләтелгән темплар белән алга бара, бу юнәлешне киләчәктә дә саклап калу ниятләнә. Милли проектлардагы алга китеш, шушы елларда республикадагы үсеш күрсәткечләрендә яңгыраш ала", - дип белдерде Татарстан башлыгы. Ул Россия каршында Татарстанның һаман да ныграк абруй казана баруына басым ясады. Минтимер Шәймиевнең республикада иҗтимагый фикер арта баруы, халыкның да иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә активлык чагылдыруын әйтеп узып, ТР Иҗтимагый палата формалашуы турындагы сүзләре дә горурлык төсендә яңгырады. "Дәүләт органнары эшчәнлегендә җитди үзгәрешләр тоела, тагын да зуррак уңышларга ирешә алуына шигем юк", - ди Президент. "Иң зур хәзинә - безнең халыкның какшамас рухы, мәдәният һәм диннең тотрыклылыгы", - дип белдерде Илбашы.
Ул Казанның данлы меңъеллыгы бәйрәменең дөньяви мөһимлеген, дәрәҗәле кунакларның зур канәгатьлек хисендә калганын, республика хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте дилбегәсен лаеклы җитәкчеләр иярләгәнен дә әйтеп китте. "Россия күпмилләтле халык тупланган ил буларак бай тәҗрибәгә ия, шунлыктан толерантлык, динара һәм мәдәни багланышлар буенча да дан тота. Татарстан исә, башка милләт вәкилләренә хөрмәт күрсәтеп, үзара аңлашуга омтыла", - дип бәян итте Минтимер Шәймиев.

Билгеле булганча, төрле халыкларның рухи мирасын файдалануга мәдәният һәм сәнгать аша ирешелә. Президент та шушы фикерне җиткереп, үлемсез әсәрләре, иҗат җимешләре белән яңа буынны илһамландырып һәм канатландырып торучы әдәбият һәм сәнгать әһелләренә тирән рәхмәтен белдерде. "Сезнең әсәрләрдә татар халкының өзелмәс какшамас рухы гәүдәләнә. Мәдәниятне күз карасыдай саклагыз, тап төшермәгез", - диде ул. "Безнең бүгенге көндәге уңышлар - яңа казанышлар өчен төпле нигез булып тора. Барыгызга да иминлек, бәракәтлек, сәламәтлек һәм уңышлар телим", - дип тәмамлады ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең котлау чыгышын.