ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу белән очрашты

2005 елның 30 августы, сишәмбе
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу белән очрашты.

Сергей Шойгу очрашудан соң журналистлар белән Казан калдырган тәэсирләре белән уртаклашты. "Мин Казанга 1993 елдан бирле киләм, әмма бүген шәһәрне танымадым," - диде федераль министр. Ул шулай ук бүгенге юбилейның республика бәйрәме генә түгел, ә бөтенроссия вакыйгасы булуын билгеләп үтте. "Казан һәм Татарстан илгә Россиядә ничек яшәп булу һәм ничек яшәргә кирәклекне күрсәтә," - дип ассызыклады Сергей Шойгу.

Бүген Минтимер Шәймиев белән очрашуда нинди проблемалар буенча фикер алышынды дигән сорауга, Россиянең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу: "Безнең проблемалар юк", дип җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International