Минтимер Шәймиев: “Казан дәүләт гуманитар-педагогия университеты республикада әһәмияте ягыннан икенче вуз булачак”

2005 елның 15 июле, җомга
15 июльда РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетын төзүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, вузны төзү карары Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә кабул ителде. Ул Казан дәүләт педагогия университеты базасында, аңа Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-америка төбәк институтын кушу юлы белән төзеләчәк.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, бүген кайбер кешеләр яңа югары уку йорты төзүгә карата канәгатьсезлек белдерә һәм студентларны борчуга сала. “Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетында укып, студентлар югары кыйммәткә ия булган диплом ала. Кешеләр вуз нигә нәкъ менә педагогия университеты базасында төзелә соң, дип кызыксына. КДУның 200 еллыгын бәйрәм иткәндә, КДПУга 130 ел тулды. Бу уку йорты Казан дәүләт университетыннан соң республикада әһәмияте ягыннан икенче вуз булыр, дип саныйм”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

“Яңа университет төзелү уңаеннан кемдер нәрсәдер аңламый яки бәхәскә керә икән, алар өчен бик уңайсыз. Бүген без искиткеч шартлар тудырабыз: Камал театры каршында яңа бина төзелде, анда яхшы профессор-укытучылар составы традицияләре сакланачак. Без студентларның нигезле белем алуын, берничә тел белгән, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә конкурентлыкка сәләтле булган белгечләр әзерләргә телибез. Дөньяның ачыклыгы шартларында бу аеруча актуальләшә. Без нәрсә эшләгәнебезне беләбез һәм, беренче чиратта, балаларыбыз, киләчәк буыныбыз турында кайгыртып, эш итәбез”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International