Яңарак кына “Казан” Халыкара аэропортына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин самолеты төшеп утырды. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Фрадков, Идел буе –Урал хәрби округы башлыгы Владимир Болдырев, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, башка рәсми затлар каршы алды.
Аэропорттан Владимир Путин Казан ратушасына юл алды, анда шушы минутларда РФ Дәүләт Советы утырыш башлана.
Көннең икенче яртысында Владимир Путин БДБ илләре башлыклары саммиттында катнашачак. Кичен “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Россия Президенты Берлек дәүләтләре башлыклары һәм РФ Дәүләт Советы әгъзаларын кабул итә.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.