Минтимер Шәймиев: "Төп бурыч - Татарстан гражданнарының керемен арттыру"

2005 елның 1 марты, сишәмбе
ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында үткән коллегия утырышында 2004 елда Татарстан Республикасында социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2005 елга бурычлар төп тема булды. Коллегия эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Минтимер Шәймиев бөтен илнең конкурентлыкка сәләтлелеге Татарстан икътисадның ничек эшләвенә бәйле, дип билгеләп үтте. Гражданнарның кереме артмаган очракта реформалау процесслары нәтиҗә бирмәячәк, бары тик кәгазьдә генә калачак. Бүген төп бурыч - нинди өлкәдә эшләүгә карамастан, югары хезмәт хакы түләүгә ирешү, - диде Президент. Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов докладында 2004 елда республика үсешенең төп күрсәткечләре турында мәгълүмат яңгырады. Башлангыч бәяләүләр буенча, төбәкнең тулаем продукты 379,8 миллиард сум тәшкил иткән һәм 2003 ел белән чагыштырганда 6 процентка арткан. Сәнәгать продукциясенең күләме 348,4 мииллиард сум тәшкил иткән, бу 2003 ел күрсәткеченнән 5,5 процентка артык. Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (12,9 процентка), химия һәм нефть химиясе (12,5 процентка), урман һәм агач эшкәртү сәнәгате (7,1 процентка), җиңел (5 процентка) һәм ягулык сәнәгате (4 процентка) үенан.

ТР Президенты фикеренчә, бүген нефтьтән табыш исәпкә алмыйча, сәнәгать үсеше темпын тизләтү мөһим. Машина төзелеше өлкәсендә зур уңышка ирешелгән, ә нефтехимиклар алдында нефть эшкәртү күләмен арттыру бурычы тора. Ниһаять җиңел сәнәгатьтә дә уңай нәтиҗәләр күренә башлады, дип билгеләде ул.

Коллегиядә якын арада республиканың ведомствоара комиссиясе үз эшен башлаячагы билгеле булды. Аның төп максаты - "соры" хезмәт базарына каршы көрәш. Бу темага Указ әзерләнгән. Бүген 400 меңгә якын татарстанлы салым салудан яшерелгән хезмәт хакы ала. Татарстан бюджеты гомум күләмдә 3 миллиард сум керем югалта. Мондый вәзгыять дәүләт хезмәтләренә көн-төн тынычлык бирмәскә тиеш, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International