Минтимер Шәймиев Алтай крае губернаторының фаҗигале төстә һәлак булуы уңаеннан кайгы уртаклаша

2005 елның 8 августы, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев губернатор Михаил Сергеевич Евдокимовның төстә һәлак булуы сәбәпле, аның туганнары, якыннары һәм Алтай крае халкының кайгысын уртаклаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

"Күпкырлы талант иясе һәм якташларының тормышын яхшырту өчен омтылган җитәкченең тормышы өзелде. Галина Николаевнаның кайгысын уртаклашабыз һәм тизрәк савыгуын телибез", - диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International