Татарстан Президенты Түбән Новгород өлкәсе губернаторының вазифаларына керешү тантанасында катнашачак

2005 елның 8 августы, дүшәмбе
8 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцевның вазифаларына керешү тантанасында катнашачак. Төбәкнең яңа башлыгы Түбән Новгород ярминкәсенең Герб залында ант итәчәк.

Көннең беренче яртысында өлкә Законнар чыгару Җыенының чираттан тыш утырышы булды, анда Валерий Шанцевның төбәк башлыгы вазифаларына керешү мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Мәскәүнең вице-мэры кандидатурасы Түбән Новгород өлкәсенең губернаторы вазифасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән. Депутатлар Валерий Шанцевның кандидатурасына бер тавыштан теләктәшлек белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International