Минтимер Шәймиев: “Казан Кремлендәге картиналар галереясы күпләгән сәнгать сөючеләрнең “Мәккәсе”нә әвереләчәк”

2005 елның 27 июле, чәршәмбе
26 июльда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Имашевны кабул итте.

Танылган монументалист, китап, газета-журнал графикасы остасы, татар мәдәнияте казанышларының актив пропагандачысы Р.Имашев әңгәмә барышында үзенең кайбер картиналарын хәзерге вакытта Казан Кремлендә оешып килгән Сәнгать галереясына тапшыру нияте турында әйтте.

Президент кунакка Казанның 1000 еллыгына күркәм бүләге өчен рәхмәт белдерде һәм Казан Кремлендәге картиналар галереясы күпләгән сәнгать сөючеләрнең “Мәккәсе”нә әвереләчәк дигән ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International