Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Актаныш районында

2005 елның 12 июле, сишәмбе
11 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Актаныш районына килде..

Дүшәмбе көнне М.Шәймиев Әнәк авылында Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салды һәм музей комплексы белән танышты. Пучы авылында Президент мәктәпкә, мәдәният йортына һәм балалар иҗат йортына керде, авыл хуҗалыгы кырларын карады.

12 июльдә Президент Актаныш авылының яңа төзелгән объектларын – Җиңү паркын, музейны, автовокзалны карарга ниятли, аннан соң М.Шәймиев Яңа Әлем авылында яңартып корылган мәдәният йортын тантаналы ачуда катнашачак, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашачак.

Көндез Президент ясалма бозлы Спорт сараена беренче таш салу тантанасында катнашачак һәм район халкы белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International