Татарстан һәм Дәүләт Думасы җирле үзидарә турындагы законга төзәтмәләр кертү буенча бергә эшләячәк

2005 елның 11 июле, дүшәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Дәүләт Думасының җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Владимир Мокрый очрашуында Россиядә үткәрелүче җирле үзидарә органнары реформасын гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралды.

Көзен Россия һәм Татарстан закон чыгаручылар берлектә җирле үзидарә турындагы законга федерация субъектларына яңа муниципаль берләшмәләр өчен вәкаләтләр күләмен җайга салу хокукы бирүгә кагылышлы төзәтмәләр өстендә эшләячәге турында килешенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International