Татарстан Президенты Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы РФ субъектлар башлыклары Советының V утырышында чыгыш ясаячак
2005 елның 7 июле, пәнҗешәмбе
7 июльда Мәскәүдә төш вакытында Тышкы эшләр министрлыгында РФ субъектлар башлыклары Советының V утырышы була, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясаячак, дип көтелә.
"Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен өйрәнү" темасына багышланган утырыш Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында үтә. Искә төшереп үтәбез, март ахырында Казанда Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы РФ субъектлар башлыклары Советы эшче төркеменең Татарстанның халыкара һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган утырышы булды. Эшче төркемнең фикер алышу нәтиҗәләре буенча ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек һәм күп милләтле Россиядә этноконфессиональ килешү моделе формалаштыру буенча рекомендацияләр проекты тәкъдим ителде. Аларда, аерым алганда, РФ субъектлары яңа идеялар һәм Россиянең тышкы сәясәтен тормышка ашыру механизмнары инициаторлары һәм бу өлкәдә уңай тәҗрибә булып тора, диелә.
Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы РФ субъектлар башлыклары Советы (СБС) ике ел элек РФ Президенты кушуы буенча Дәүләт Советы тәкъдимнәре нигезендә консультация органы буларак оештырылган. Аның рәисе РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров. СБС составына Россиянең 7 төбәге - һәр федераль округтан берәр җитәкче керә. Шулай ук РФ Президентының тиешле идарә һәм федераль министрлык һәм ведомстволар вәкилләре Советның әгъзалары булып тора. СБСның составы елга бер тапкыр тулысынча яңартыла һәм елга ике тапкыр үзенең утырышын үткәрә. Совет эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләре - чиктәге хезмәттәшлекнең үсеше буенча закон чыгаруда катнашу, тышкы икътисади, инвестиция һәм РФ субъектларының башка халыкара элемтәләре проблемалары буенча бердәм мәгълүмат системасы формалаштыру һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән бәйле милли икътисади куркынычсызлык тәэмин итү буенча уңайлы чаралар билгеләү.
Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы РФ субъектлар башлыклары Советының бүгенге утырышында катнашучылар өчен Татарстан Республикасын тәкъдир итү була. Мәскәүдә үтәчәк чарада ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов һәм башкалар катнаша.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.