Минтимер Шәймиев: "Дөнья хезмәттәшлек өчен ачык, бары тик файдаланырга кирәк"

2005 елның 8 июле, җомга
РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанның халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне тормышка ашыру тәҗрибәсен киңкүләм таратылуга лаек, дип атады. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе субъектлар башлыклары Советының Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында үткән утырышында ике төп мәсьәләнең берсе - Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү иде.

Совет әгъзалары, алар исәбендә Курск, Сахалин, Чиләбе, Оренбург, Еврей өлкә мохтәрияте губернаторлары, РФ Президенты Хакимияте, федераль министрлык һәм ведомстволар вәкилләре дә катнашты, шулай ук Россия Федерациясенең Азия-Тын океан төбәге (АТТ) һәм Һиндстан дәүләтләре белән халыкара һәм тышкы икътисади элемтә үсеше стратегиясе буенча фикер алыштылар.

Сергей Лавров АТТ һәм Һиндстан яклары белән хезмәттәшлек үсешенең дөрес адым, чөнки ул дөньяның табигать ресурсларына бай, икътисади мөмкинлекләре булган һәм бай мәдәни потенциаллы динамик рәвештә үсүче төбәкләрнең берсе, дип ассызыклады. Федерация субъектларын бу хезмәттәшлеккә кертү Россиянең киләчәктә икътисади активлыгын арттыруның әһәмиятле резервы булып тора. РФ тышкы эшләр министры төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, мисал өчен Татарстан, Санкт-Петербург, Һиндстан штатлары белән Самара өлкәсен билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстанның халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр турында килешү төзү өлкәсендә ирешелгән уңышларына тукталып үтте. Шулай итеп, республиканың эре сәүдә-икътисади партнерлары арасында Нидерланд, Финляндия, АКШ, Төркия кебек илләр бар, ФРГ, Канада, Корея Республикасы белән дә элемтәләр актив үсеш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International