Минтимер Шәймиев ТРның Әтнә районына эшлекле сәфәр кыла

2005 елның 4 июле, дүшәмбе
4 июльда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТРның Әтнә районына эшлекле сәфәр кыла.

Республика Илбашы Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында булырга, бөртекле культуралар чәчүлекләрен карарга ниятли. Аннары Минтимер Шәймиев Зур Әтнә район үзәгендә Мәдәни-спорт комплексы ачу тантанасында катнашачак. Бинада цоколь биеклегендәге катта спорт залы урнашкан һәм беренче катта - 300 урынлы тамашачылар залы. Икенче катта түгәрәкләр һәм студияләр өчен урын билгеләнгән, биредә үк балалар китапханәсе, уку залы да бар. Мәдәни-спорт комплексында Әтнә районының "Искра" колхозының элеккеге җитәкчесе Фәйзи Галиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International