Минтимер Шәймиев республика районнарына сәфәр кыла

2005 елның 14 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты республиканың ике районы - Арча һәм Балтачка эшлекле сәфәр кыла. Сәфәр программасында - социаль-мәдәни объектларда, предприятиеләрдә булу, шулай ук район кырларындагы чәчүлекләрне карау. Республика Президенты Арча районында Чулпан һәм Ашытбаш торак пунктларының 2004 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылган гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 1892-1895 елларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылында әдәби-мемориаль комплекста булачак. "Северный" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашачак.

М.Шәймиев Балтач районында Арбор авылында Мәдәният йорты ачу тантанасында катнашачак, "Татарстан сөте" ААҖнең Балтач филиалында булачак. Ул, шулай ук Рәхимов исемендәге һәм "Татарстан" хуҗалыклары кырларында сабан ашлыгы чәчүлекләрен һәм уҗым бодае чәчүлекләрен караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International