Минтимер Шәймиев ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү белән мөрәҗәгать итте

2005 елның 30 мае, дүшәмбе
30 майда ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучылар һәм кунаклар Татарстан Президентыннан сәламләү алды, анда Минтимер Шәймиев кешелек цивилизациясе үсешендә төрки дөньясы ролен ассызыклаган. “Безнең бабаларыбыз тудырган мәдәният һәм сәнгать әсәрләре бүген гомумкешелек мирасы һәм байлыгы булып тора”, - диелә сәламләүдә.

ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучыларга һәм кунакларга

ТӨРКСОЙның төрки телле илләр мәдәният министрлары Даими советының XXII утырышын ачу уңаеннан минем ихлас котлау сүзләремне кабул итегез. Тугандаш мәдәниятләрне берләштерү һәм мөхтәрәм башлангычлары идеясенә нигезләнгән ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасын төзү 90нчы еллар чигендә башланган яңарыш процессларына бәйле рәвештә мөмкин булды.

Дөнья цивилизациясе үсешендә төрки мәдәниятенең аерым әһәмиятен танып, узган чор эчендә ТӨРКСОЙ тарафыннан яңа халыкара мәдәни багланышлар урнаштыру юлында җитди адымнар ясалды. Оешманың төрки телле халыклар арасында бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше зур. Аның уңышлы эшчәнлеге төрки телле киңлектә телләр, тарих, традиция һәм йолалар тиңдәшлеге булган тугандаш халыкларны рухи берләштерүдә уңай фактор булып тора. Төрки дөньясы кешелек цивилизациясе үсешендә әһәмиятле роль уйнаган. Безнең бабаларыбыз тудырган мәдәният һәм сәнгать әсәрләре бүген гомумкешелек мирасы һәм байлыгы булып тора. Узганнар турында истәлекләрне саклау һәм рухи яңарыш һәм үсеш юлы белән әлеге байлыкларны яңа буыннарга тапшыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. ТӨРКСОЙның үсешенә шактый дәрәҗәдә Татарстан Республикасының актив позициясе дә ярдәм итә, дип уйлыйбыз.

Россия Федерациясе чикләрендә бүген чыгышы буенча төрки булган 12 миллион кешенең яшәвен исәпкә алып, әлеге республикаларның ТӨРКСОЙ белән тыгыз элемтәләре аларның милли кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән уртак проектларның тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. ТӨРКСОЙ Татарстанның милли мәдәнияте белән бәйле күп кенә мәдәният акцияләрен һәм публикацияләрен (мәсәлән, “Идегәй” дастанын, “Бөек болгарлар. Болгар-татар цивилизациясе һәйкәлләре” китапларын бастыру, Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивален, төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивален үткәрү) бәйрәм итүнең инициаторы һәм актив катнашучы булып тора.

Киләчәктә дә ТӨРКСОЙның актив эшчәнлеге төрки халыкларын берләштерүгә һәм безнең уртак мәдәниятебез һәм сәнгатебезнең чәчәк атуына ярдәм итәчәгенә иманым камил. ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучыларга һәм кунакларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш телим.

М.Ш.Шәймиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International