ТР Минтимер Шәймиев ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе белән Кол Шәриф мәчетен ачу турында фикер алышты

2005 елның 19 мае, пәнҗешәмбе
Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый белән очрашты.

Бу ТР Дәүләт Советы тарафыннан Минтимер Шәймиев кандидатурасын Президент вазифаларына раслаганнан соң, Татарстан мөселманнары лидеры белән беренче очрашуы булды. Очрашуда 24 июньгә планлаштырылган Кол Шәриф мәчетен ачу мәсьәләсе хакында фикер алышынды. Очрашудан соң Госман хәзрәт белдергәнчә, ТР Президенты Кол Шәриф мәчетен ачу “Казанны Россия мөселманнарының рухи һәм дини мәркәзе дип күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек”, дип атаган. “Халык әйтмешли, 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак. Шуңа күрә без кабул итүче як буларак, очрашуны югары дәрәҗәдә оештырырга тиеш. 24 июньдә Кол Шәриф мәчетендә беренче азан әйтеләчәк һәм беренче җомга намазы укылачак. Бу көнне Казанга республиканың барлык имамнары, минем шәхси кунакларым, Президентның кунаклары, төрле мөселман һәм Аурупа илләренең дин эшләре министрлары киләчәк. Без бәйрәм чараларына үзебезнең шәкертләребезне җәлеп итәргә ниятлибез, алар шушы вакыйга катнашлыкларын тоеп, кыйммәтле тәҗрибә тупларга тиеш”, - дип белдерде республика мөфтие.

Госман хәзрәт Исхакый шулай ук Президентка барлык имамнарны (аларның саны 100дән арткан) аттестацияләүне төгәлләү турында сөйләгән, республика җитәкчелегенә диндарларның проблемаларын аңлаулары өчен рәхмәт белдергән һәм 21 июльдә Благовещение соборын ачуда катнашырга вәгъдә иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International