Минтимер Шәймиев һәм Олег Сысуев Казанда йөзенче “Перекресток” гипермаркетын ачты

2005 елның 11 мае, чәршәмбе
11 майда “Перекресток” сәүдә йортының йөзенче шул ук исемдәге Казанда беренче гипермаркеты ачылды. Традицион кызыл тасма урынына куелган озынча алсу тортны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, “Перекресток” компанияләре төркеме президенты Олег Сысуев һәм Казан мэры Камил Исхаков кисте.

Казанлыларга таныш “Савиново” комплексында урнашкан гипермаркетның гомуми мәйданы 6600 квадрат метр тәшкил итә, сәүдә мәйданы – 3600. Биредә 30 меңнән артык исемдәге тауар тәкъдим ителгән, аларның 70 проценты – азык-төлек. Шәхси пекарня, ит һәм балык цехлары, салат производствосы, кондитер цехы, мини-кафе каралган. Бу ел “Перекресток” өчен йөзенче гипермаркеты ачылу һәм төзелүенә 10 ел тулу белән истәлекле. Казанда көзгә шушы челтәрнең тагын бер гипермаркеты пәйда булырга тиеш, ә киләсе елга – Казанда һәм Чаллыда өч супермаркет. “Бүген безне төрле гипермаркет һәм супермаркетлар белән гаҗәпләндереп булмый, берничә ел элек бу турыда уйлый да алмый идек, ә бүген республикага дөньяның барлык эре сәүдә компанияләре килде, соңлабрак булса да, әмма дулап “Перекресток”та килеп җитте”, - диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев гипермаркетны ачу тантанасында. Республикада шундый сәүдә нокталарының һаман саен күбрәк ачылуы республика халкының сатып алу сәләтенең күтәрелүен дәлилли. Халыкның керемен арттыру бурычы – төп нигез, дип ышана Президент.

Республикадагы башка гипермаркетлардан аермасы дип (дөрес, Татарстанның “Бәхетле” кибетләреннән кала), Минтимер Шәймиев аның үзебезнең җитештерүчеләргә йөз тотуын атады. Бүген Татарстан тауар җитештерүчеләренең бурычы – “Перекресток” белән актив эшли башлау, сәүдә залларын сыйфатлы җирле продукция белән тәэмин итүдән тыш, яңа сәүдә челтәре аша Россия шәһәрләре һәм төбәкләре базарына чыгарга кирәк. Киләчәктә “Перекресток” 700гә кадәр яңа эш урыннары бирә ала.

“Перекресток” компанияләре төркеме президенты Олег Сысуев Татарстанны Россиянең Аурупа өлешендә супермаркетлар челтәрен үстерү өчен төп төбәк дип исәпли. Ул республикада яхшы сатып алу сәләте һәм конкуренция өчен тигез шартлар булдыручы адекват хакимият булуын билгеләп үтте. Ул компаниянең биредә җирле җитештерүчеләрнең һәм яхшы сыйфатлы тауарлары тәкъдим ителсен өчен барысын да эшләячәк, дип ышандырды. Гипермаркет ачылу белән аның хуҗаларын һәм хезмәткәрләрен Казан мэры Камил Исхаков та котлады.

Гипермаркет ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International