Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы Казанда быел ук оештырылачак

2005 елның 13 мае, җомга
Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы Казанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Клиник онкология диспансеры базасында быел ук оештырылачак. Әлеге мәсьәлә буенча катгый карар бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән әлеге үзәкнең директоры Михаил Давыдов очрашуы барышында кабул ителде.

“XX гасыр афәте”нә (Михаил Давыдов фикеренчә, бу - һич тә СПИД түгел, ә яман шеш авырулары) “бөтен мир” белән – республика җитәкчелеге, Россия онкология фәнни үзәге, Россия медицина фәннәре академиясе, төрле халыкара һәм республикакүләм яман шешкә каршы фондлар, грантлар көчләрен берләштереп каршы торырга карар иткәннәр. Россия онкология үзәге директоры фикеренчә, заманча техника белән тулысынча җиһазландыру, белгечләрне укыту, өстәмә корпуслар төзү өчен 6 миллиард сумга якын акча кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International