Минтимер Шәймиев: "Харис Якубовның эшләреннән сугыш турында беләбез"

2005 елның 5 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Сынлы сәнгать музеенда республиканың бердәнбер СССР халык рәссамы Харис Якубовның күргәзмәсендә булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан оста күргәзмәсен Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлаган, күргәзмәдә тәкъдим ителгән 300дән артык эшнең күбесе сугыш темасына багышланган.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев экспозицияне карауны Харис Якубовка мөрәҗәгать сүзләреннән башлады: "Кичә без Казан Кремленең элекке Юнкерлар училищесы бинасында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышының музей-мемориалын ачтык. Сезнең эшләрегез өчен дә аерым галерея каралган. Алар анда гомерлеккә үз урыннарын алачак. Әгәр сезнең галерея оештыру буенча тәкъдимнәрегез бар икән, сезнең фикерегез безнең өчен кадерле, Харис Абдрахманович". Харис Якубов ТР Президентына үзендә рәссам сәләте 1941 елда Мәскәү өчен барган сугышта уянуы турында сөйләде. Якубов сугыш елларында рәсемнәр ясалган дүрт альбом туплаган, берсе алман танкы яккан машинада янган. Әмма Минтимер Шәймиев рәссамның окопта ясаган рәсемнәре аеруча шаккаттыруын билгеләп үтте. "Кешенең окопта тезенә куеп карандаш белән рәсем ясау факты музей һәм халык игътибарына лаек. Сезнең эшегездә күңелегезгә сеңгән вакыйгалар чагылган. Сезнең тәмамланган эшләрегез, рәсемнәрегез, сызымнарыгыздан без сугыш турында беләбез", - дип хисләре белән уртаклашты ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International