21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә меңьеллыкка багышланган нәшрият проектларын тормышка ашыруның барышы тикшерелде. Шулай ук юбилей тантаналарын мәгълүмати яктан тәэмин итү, аерым алганда, Халыкара матбугат үзәген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.