Татарстан Президенты чәчү кампаниясе барышы белән таныша

2005 елның 3 мае, сишәмбе
Татарстан Президенты бүген республика районнары буенча эшлекле сәфәр кыла, аның төп максаты – чәчү кампаниясе барышы белән танышу. Визит программасында беренче булып Спас районы билгеләнгән.

Минтимер Шәймиев ХБП ярдәмче хуҗалыгы кырларын карап, уҗымнар торышы, сабан культураларын чәчү барышы һәм туфракны бәрәңге утыртуга әзерләү белән танышачак. “Весенний” фермер хуҗалыгы кырларында Президент район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашачак. Аннары Минтимер Шәймиев “Иген” хуҗалыгы кырларында булачак.

Сәфәр программасында киләсе пункт – Алексеевск районы. Биредә Зур Тигәнәле авылында Президент “Алга” хуҗалыгының күпьеллык үлән кырларын караячак. Аннан соң Минтимер Шәймиев Кыркүл авылында техника торышы һәм “Ясная поляна” ҖЧҖдә язгы-кыр эшләре белән танышачак. Сәфәрнең соңгы пункты Көрнәле авылында “Родина” хуҗалыгы булачак.

ТР Спас районының авыл хуҗалыгы җирләре 2004 елда 100000 гектардан артык булган. Район икътисады үсешенең төп юнәлешләре булып игенчелек һәм терлекчелек тора. Аның территориясендә 29 авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативы, 103 фермер хуҗалыгы, 1 уку-производство хуҗалыгы, 7 ярдәмче хуҗалык, “Татарский” ат заводы, “Ким” нәсел заводы, шулай ук 3 сәнәгать предприятиесе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International