ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында ТР Президенты катнашында “2005-2010 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше программасы” буенча фикер алышына

2005 елның 29 апреле, җомга
Бу минутларда ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында якын елларда Татарстан яшәргә тиеш булган төп документларның берсе - “2005-2010 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше программасы” буенча фикер алышына.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итәчәк төп доклад алдыннан Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, әлеге программа “без нәрсә ниятләгәнне һәм аны ничек тормышка ашырырга икәнлеген” билгеләячәк һәм шуңа җавап бирәчәк. Шул ук вакытта Татарстан халкы республиканың яңа сулыш алып, үсүен дәвам иткәнлеген тоярга тиеш, дип ассызыклады Президент. Утырыш башланганда Минтимер Шәймиев ТР Президенты Аппаратының яңа җитәкчесе Юрий Камалтыновны тәкъдим итте һәм аны “искиткеч биографияле тәҗрибәле, җайга салынган эшне тәэмин итәргә тиешле” кеше буларак сурәтләде. Аннары Президент нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты Аппаратының элеккеге җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International