Таң калдырган ачыш

2005 елның 4 марты, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Фәнни ачышлар һәм уйлап табулар халыкара академиясе президенты В.Потоцкий тарафыннан җибәрелгән хатта А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет профессоры Владимир Павловның зур әһәмияткә ия булган ачыш ясавы турында хәбәр ителә.

В.Потоцкий ТР Президентын һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеген "Казан шәһәре меңьеллыгы бусагасында булган вакыйга" белән тәбрик итте. Хатта галим ачышының очу аппаратлары конструкцияләрен проектлау һәм тикшерү өчен мөһим фәнни һәм практик әһәмияте билгеләп үтелә.

Казан дәүләт техник университетына - ачыш турында таныклык, ә авторга 270 нче номерлы ачыш турында диплом һәм С.П.Капица исемендәге көмеш медаль тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International