Минтимер Шәймиев: "Парламент - ул цивилизацияле дәүләт өчен кирәкле корал"

2005 елның 4 апреле, дүшәмбе
Казанда ТР Дәүләт Советының 10 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасында парламентаризм, дәүләтчелек һәм демократия үсеше" республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Киң күләмле форумда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан дәүләт хакимиятенең барлык тармак җитәкчеләре, шулай ук фән, мәдәният һәм республиканың әйдәп баручы конфессияләре вәкилләре катнашты.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, парламент - цивилизацияле дәүләт өчен кирәкле корал. Ул бүгенге көн турында сөйләгәндә республиканың сәяси тормышында актив эшчәнлек кирәклеген билгеләп үтте. Минтимер Шәймиев җирле үзидарә органнарына булачак киң күләмле сайлаулар турында әйтеп, республика җитәкчелеге бу процесста катнашачагын искә төшереп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International